Барлык яңалыклар

Рәхмәтлебез догаларыгыз, изге теләкләрегез өчен

Махсус хәрби операциягә  чакырылуыбызга җиде ай вакыт үтте.   Без, унөч ир-егет, туган якка ун көнлек ялга кайттык. Дөнья сынауларын үтүгә, имтиханнар тапшыруга тиңләп була әлегә кадәр үткән вакытны...

Рәхмәтлебез догаларыгыз, изге теләкләрегез өчен
Рәхмәтлебез догаларыгыз, изге теләкләрегез өчен

Балтач районына кайтуыбыз күңелдә җылы хисләр калдырды. Кайда барсаң да, урамда очрасаң да  якташлар туганнарын күргән кебек кочаклап алдылар, хәлләребезне сораштылар, изге теләкләр теләп озатып калдылар. Махсус очрашуларга чакырдылар. Тик ун көн эчендә барысына да барып өлгереп булмады. Башкорт төньяк-көнчыгыш авыл хуҗалыгы колледжындагы очрашуга барыбыз да бара алмадык.  Теләктәшлек күрсәткән коллективларга рәхмәтлебез. Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Бергәләшеп аралашырбыз, мөһим сорауларны уртага салып сөйләшербез әле. Санаулы ял көннәре бик аз шул. Барысына да өлгерергә тырышасың, гаиләңә игътибар бүләсең, эшләр башкарырга, булышырга тырышасың.

Райондашларның матди, әйберләтә гуманитар ярдәмен  алып тордык. Бу безгә нык булыр өчен рухи көч өстәде, ныклы булырга нигез бирде. Корбанлык чалып, махсус хәрби операциядә булганнар өчен догалар укуларын, безнең өчен хәер-догада булуларын белү бик кадерле халәт. Райондашларның һәммәсенә  ярдәмнәре, дога укулары, изге теләктә булганнары өчен мобилизацияләнгән ир-егетләребез исеменнән ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Авыр чакта кешеләр бердәм була. Рәхмәт Сезгә, райондашларыбыз!  Исән-сау очрашырга язсын. Иртәгәсе көн өчен без сафта. Дөньяда тынычлык булсын өчен кулыбыздан килгәнен эшләрбез. Күкләребез аяз, күңелләребез тыныч булсын.

Өлешчә мобилизацияләнгәннәр исеменнән Радим ГЫЙБАДУЛЛИН.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: