Нөркә урта мәктәбе укучылары тәрбия буенча директор киңәшчесе Л. А. Нуриева җитәкчелегендә Россия Федерациясе хәрбиләренә ярдәм итү буенча Бөтенроссия акциясендә катнаша. Талисман рәвешендә укучылар тынычлык һәм яхшылык символы булган күгәрчен сайлаганнар. Балалар үзләре ясаган һәр игелек талисманы үз Ватаныбызны саклаучыларны саклар дип ышана.
Күңел җылылыгы кушып эшләде алар. МХОда катнашучыларга туган як сәламе булсын.