Барлык яңалыклар

Күптән көтелгән очрашу

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Мата авылы егете – Илмир Карамов белән аралаштык.

Күптән көтелгән очрашу
Күптән көтелгән очрашу

Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез туган якларына ялга кайта башладылар. Шушы көннәрдә,13 апрель көнне,  Доставаловчылар кыска вакытлы ялга кайтты.

Батырларны Уфадагы Совет мәйданында туганнары, якыннары һәм дуслары каршы алды. Башкаланың Совет мәйданы махсус хәрби операциядә катнашучыларның традицион очрашу урыны булып тора. Бу көнне дә хәрбиләр Миңнегали Шайморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Кыска вакытлы ялга кайткан яугирләр арасында Балтач районы егете дә бар иде.

- Ике тәүлек юлда булдык, безне шулай тантаналы итеп каршы алуларын уйламадык та, туганнарыбызны, якыннарыбызны гына күрербез дип уйлаган идек. Туган ягыбызга кайтуыбызга бик шатбыз. Бу хисләрне әйтеп бетергесез, - ди Мата авылы егете Илмир Карамов.

Ике-өч көн Уфада гаиләсе һәм балалары янында булгач, ул туган авылына - Матага әнисе янына кайтты. Без дә аның белән очрашып, аралаштык.

Башта сораулар “кайный” дисәк тә була. Барысы да кызыксындыра. Мәсәлән, яшәү шартлары, хәрбиләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре, буш вакытларын ничек үткәрүләре, туган якны һәм туганнарын сагыну авырлыкларын ничек җиңүләре...

Тик, Илмир, махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр кебек үк, анда булган вакыйгалар турында аз сөйли. Җавап бирсә дә – төгәл һәм җитди. Кыскасы, чын ирләрчә.

МХО зонасына озатылганчы Уфа шәһәрендә яшәгән. Илебезнең тынычлыгы өчен Доставалов исемендәге башкорт батальонына ирекмәннәрне җыя башлагач, Илмир Ильяс улы, бер дә уйламый, язылырга була. Үткән елның июль аенда Нижегород өлкәсенең Мулино авылында хәрби әзерлек үтә.  Менә хәзер күпме вакыт үткәч, күптән көтелгән ялга кайтты.

Илмир Карамов күп балалы гаиләдә иң кечесе ул. Туган авылының гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый. Укуда төгәл фәннәргә өстенлек бирә. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа шәһәрендәге авиация техникумына укырга керә. Ары таба Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә армия сафына алына. Ул Ерак Көнчыгышта хәрби һава көчләрендә хезмәт итә. Биргән антына бернинди дә тап төшерми, солдат вазифаларын намуслы башкарып кайта.

Бурычын үтәп кайткач, гаилә корып, Уфа шәһәрендә тормыш көтә башлый. Ике балалары дөньяга килә. Улы Данилга - 7, ә кызы Элинага 6 яшь.

-Махсус хәрби операция зонасындагы егетләр алар өчен гуманитар ярдәм җыючыларга бик рәхмәтле. Барысы да килеп җитә. Социаль челтәрләрдә туган авылым халкы маскировка челтәрләре үрә башлаганын белгәч, горурлык хисе чолгап алды. Сезнең ярдәмегезне, безгә ныклы терәк булуыгызны тоябыз. Шулай бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр!, - ди Илмир Карамов.

Тиздән, 26 апрель көнне, яугиребез кабат юлга кузгалачак. Җиңү белән исән-имин туган ягына кайтуын теләп калабыз.

Автор:
Читайте нас: