Барлык яңалыклар

Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте

Украинадагы махсус хәрби операция зонасында якташыбыз Фидан Йосыпов һәлак булды. Матәм митингына Чуртанлыкүл авылында, авыл мәчете каршындагы мәйданга аны ихтирам иткән якташлары, яраткан якыннары,  авылдашлары җыелды. 

Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте

Украинадагы махсус хәрби операция зонасында якташыбыз Фидан Йосыпов һәлак булды. Чуртанлыкүл авылының булдыклы егетенең фашизмның таралуына каршы көрәшкәндә гомере өзелде.

 Матәм митингына Чуртанлыкүл авылында, авыл мәчете каршындагы мәйданга аны ихтирам иткән якташлары, яраткан якыннары,  авылдашлары җыелды.

"Фидан Йосыпов Казахстанда, Целиноград өлкәсенең Степногорск шәһәрендә 1989 елның 12нче мартында туа. Югары Карыш  урта мәктәбен 2007нче елда тәмамлый. Аннан соң 87нче  авыл хуҗалыгы һөнәрчелек-техник училищесын тәмамлый. Уку елларында активлыгы, тырышлыгы, ачыклыгы белән аерылып тора.

  Совет Армиясендә хәрби хезмәтне 2008, 2009нчы елларда үтә.  Ул тормышка уңай карашы, хәрби бурычка тирән ихтирамлы булуы белән үрнәкле. Үзенә таләпчән булуы, куелган максатларга  билгеләнгән вакытта ирешүе гадәти халәте аның.

2022 елның 19нчы октябрендә өлешчә хәрби мобилизация буенча махсус хәрби операциягә чакырылды. Украина җирлегендә хезмәттә  соңгы сулышына кадәр присягага тугры калып һәлак булган кече сержант Фидан Мәүлитҗан улы.

Якын кешене югалту гаиләсе, якыннары, дуслары өчен зур кайгы, берсүзсез. Бурычын воҗдан кушканча үтәгән якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек"— дип әйтте БРның Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов  Фидан Мәүлитҗан улы Йосыпов белән хушлашу матәм митингын ачып.

Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкиле, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Галин  Илһам Илүс улы: "Башкортстан Республикасы Башлыгы  һәм үзем, республика парламенты депутатлары, шулай ук Башкортстан Республикасының күп милләтле халкы исеменнән әнисе, туганнарының тирән кайгысын ихлас уртаклашам.

Xөрмәтле, дуслар! Без сезнең белән хәтәр катлаулы чорда яшибез. Ватаныбыз иминлегенә куркыныч янаган мәл. Якташларны соңгы юлга озатканда бу аеруча тоела. Күбегез Фиданны яхшы белә идегез. Ул Балтач җирендә үскән егет. Яхшы ул, әнисенең терәк-таянычы булган. Xәрби хезмәт итеп кайткач тыныч һөнәр сайлаган, кешеләргә игелек эшләргә омтылган. Алдынгы белгеч булган. Соңгы вакытына кадәр хәрби антына тугры калган.

Авыр вакытыгызда Рәфия Габделкадим кызы, якыннарыгыз, Сезне ялгыз калдырмабыз. Ярдәм итеп торырбыз.

Ил иминлеге өчен һәлак булганнарны онытмабыз",— диде.

Кече сержант Фидан Мәүлитҗан улы Йосыпов  Батырлык ордены белән бүләкләнүе турында игълан ителде. Орденны якташыбызның әнисе Рәфия Габделкадим кызына Илһам Илүс улы тапшырды.

Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев ихлас күңелдән кайгы уртаклаштып: "Кадерле балтачлылар! Без соңгы юлга үзебезнең ир-егетебезне озатабыз. Бер ай элек алар янында булган идек. Кайчан ялга кайтулары турында сөйләшеп,  фоторәсемнәргә төшеп кайткан идек. Ә бүген Фиданны соңгы юлга озатырга җыелдык. Махсус хәрби операция  барган чор. Мобилизация игълан ителгәч  кире уйны башына кертмәде. Мин бармасам, кем анда бара, диде. Үзебезнең ир-егетләрне югалту бик авыр. Әнисе Рәфия Габделкадим кызының, апасы Гөлшат Гыйльфанованың, туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

Районда якташыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү буенча эшне бергәләп башкарырбыз",—диде.

Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Шәймөхәмәтов, Югары Карыш урта мәктәбе директоры Рита Кәшфуллина, кызганычка каршы, махсус хәрби операция  бу төбәккә  дә  кайгы китерүен телгә алдылар. Фиданның якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән район белән берлектә эш   башкарачакларын әйттеләр.

Якыннары исеменнән Рәфия Габделкадим кызы,  ике туганы Айрат ,  кадерле кешеләрен җылы сүз белән искә алдылар.  

Йосып хәзрәт дини кануннарны үтәгәч, матәм митингында  катнашучылар Фидан Мәүлитҗан улын соңгы юлга озатуда яңгыр явып торуына карамастан, дәррәү катнаштылар.

Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Чуртанлыкүл авылында матәм митингы үтте
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: