Барлык яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен хәстәрлек күреп

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү  өчен маскировка челтәре ясый башладылар.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен  хәстәрлек күреп
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен хәстәрлек күреп

"Безнекеләр өчен! Районның һәр кешесе, якташлар, чыгышлылар безнең якташлар - махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен борчылалар, дисәм ялгышмам. Һәркем гуманитар ярдәм җыюга үз өлешен кертә, гаиләләргә ярдәм итә. Маскировка челтәре ясый башладылар. Игелекле эшнең инициаторы Әмирҗановлар гаиләсе Гөлүсә һәм Радика була. Башлауда Садиковлар Әлфия һәм Рафис, Хөсәеновлар Лилия һәм Альберт гаиләләре зур ярдәм күрсәтә станок җыюда, материал сатып алуда ярдәм күрсәттеләр. Теләсә кайсы вакытта челтәр үрүдә теләгән һәркем катнаша ала. Совет урамы, 75 адресы буенча Иске Балтач авылы, балалар иҗаты үзәге, ишегалдының аерым керү урыны (белешмәләр өчен тел.83475322863). Халык азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар, медикаментлар белән посылкалар җыюда актив катнаша. Көнтүгеш авыл биләмәсе халкы волонтерлар штабына посылкалар һәм 70 килограмм бал алып килде. Исемле посылкаларын да кабул итәбез. Гуманитар ярдәм җыю пункты Иске Балтач авылы, Совет урамы,48 адресы буенча (цокольный этаж)урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 8(34753)2-10-47"—дигән постны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләре сәхифәсендә урнаштырган.

Һәркем үз өлешен кертә ала. Җиңүне якынайтуга бер адым.

 

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен  хәстәрлек күреп
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен хәстәрлек күреп
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: