Аларны Яңа Кайпан мәктәбе фасадында һәм халык герое укыган Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллиятенең Буль-Кайпан авылындагы бинасында урнаштырдылар. Шулай ук Фәнис Хөсәенов хөрмәтенә Яңа Кайпан авылы мәктәбендә «Герой партасы»ачылды. Ул укучыларга батыр гамәл кылган һәм киләчәк буын өчен үрнәк булып торган якташыбыз турында искәртмә булып тора. Сугышчының батырлыгы-иман, бурыч, ант батырлыгы. Аның исеме онытылыргы тиеш түгел. Үз тормышлары бәрабәренә безгә яшәү-зур бәхет бүләк иткән кешеләргә рәхмәтле булу йөзеннән кирәк эш бу.
Фото Тәтешле район Хакимияте нең ВК төркеменнән алынды.