"Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган Тимур Нухов һәм Зөфәр Вахиевны искә алдык, геройлар укый торган Түбән Сикияз һәм Штәнде авыллары мәктәпләрендә куелган истәлекле такталарга чәчәкләр салдык"—дип социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә пост урнаштырган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.
Ватан сакчысы көне алдыннан якташларыбыз батырлыгы һәр чарада хөрмәтләп телгә алына. Алар киләсе буын вәкилләре өчен үрнәк алырлык шәхесләр.