Барлык яңалыклар

Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә

Фәйзелхан Абдуллинны соңгы юлга озату буенча  матәм митингы Түбән Сикияз авылында үтте. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйдандга аны ихтирам иткән якташлары, яраткан якыннары,  авылдашлары җыелды.

Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә

Украинадагы махсус хәрби операция зонасында якташыбыз, Фәйзелхан Абдуллин һәлак булды. Районның булдыклы ир-егетенең намус кушканча, кара көч-фашизмның колач җәюнә каршы көрәшкәндә гомере өзелде.  Матәм митингына Түбән Сикияз авылында, авыл мәдәният йорты каршындагы мәйдандга аны ихтирам иткән якташлары, яраткан якыннары,  авылдашлары җыелды.

"Фәйзелхан Рәуис улы Түбән Сикияз авылында 1978 елның 17нче гыйнварында туа. Түбән Сикияз  урта мәктәбен  тәмамлый. Уку елларында активлыгы, тырышлыгы, ачыклыгы белән аерылып тора. Аннан соң 87нче  авыл хуҗалыгы һөнәрчелек-техник училищесын тәмамлый.  Совет Армиясендә хәрби хезмәтне чик сакчылары сафында үтә.  Ул тормышка уңай карашы, хәрби бурычка тирән ихтирамлы булуы белән үрнәкле. Үзенә таләпчән булуы, куелган максатларга  билгеләнгән вакытта ирешүе гадәти халәте аның.

Xәрби хезмәттән соң «Сигнал»колхозында эшли. Соңгы ун елда күрше төбәкнең Чернушка шәһәрендә  гаиләсе белән яшәгән. Пермь краеның Чернушка шәһәрендә эшли гомер иткән. Фәйзелхан Рәуис улы "Газораспределение Пермь" акционер җәмгыятендә  уңышлы эшли.

2022 елның 30нчы сентябрендә өлешчә хәрби мобилизация буенча Чернушка һәм Куяды районнары хәрби комиссариатыннан махсус хәрби операциягә чакырылган. Украина җирлегендә хезмәттә  соңгы сулышына кадәр присягага тугры калып һәлак булган Фәйзелхан Рәуис улы.

Якын кешене югалту гаиләсе, якыннары, дуслары өчен зур кайгы, берсүзсез. Бурычын воҗдан кушканча үтәгән якташыбыз турында якты истәлек мәңгелек"— дип әйтте БРның Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов  Фәйзелхан Рәуис улы Абдуллин белән хушлашу матәм митингын ачып.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев: " Башкортстан Республикасы Башлыгы  һәм үзе исеменнән Фәйзелхан Абдуллинның әнисе, тормыш иптәше, туганнарының тирән кайгысын уртаклашам.

Безнең якты иртәгәбез булсын өчен якташыбыз һәлак булды. Туган илне яклау вазифасын лаеклы үтәгән якташыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү буенча эш башкарасы бар. Монысы безнең бурычыбыз. Барыбыз да аның батырлыгы өчен аңа рәхмәтлебез"—диде. Искәндәр Рәүф улы Фәйзелхан Абдуллин Шәйморатов ордены белән бүләкләнүе турында әйтте һәм аны якташыбызның тормыш иптәше Ирина Викторовнага тапшырды.

Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев сүзен ихлас кайгы уртаклашудан башлады.

"Бик авыр. Булдыклы ир-егетебезне югалттык. Сиксәнләп ел элек фашизм юкка чыгарылып бетмәгән.  Аны җиңү өчен безне саклап, безне яклап Фәйзелхан Рәуис улы һәлак булды.  Батырлыгы онытылмас. Калган ир-егетләрнең исән-сау кайтуларын телим. Бер-беребезгә ярдәм итеп яшик. Фәйзелхан Рәуис улының якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән эшне кыска вакытта хәл итәрбез һәм хәбәр итәрбез. Xуш, бәхил бул, Фәйзелхан Рәуис улы!"— дип фикерен җиткерде Илгиз Әхвәс улы.

Чернушка шәһәр округы администрациясе башлыгының инфраструктура һәм ресурслар белән идарә итү буенча урынбасары Антон Трегубов  көчле рухлы Фәйзелхан Абдуллин батырлыгы белән җиңәчәгебезне дәлилләвен ассызыклады.

Пермь краеның Чернушка һәм Куяды районнары хәрби комиссары Дамир Гайнетдинов Фәйзелхан Абдуллинның өлешчә мобилизацияләгәннән башлап хәрби юлы баскычларын билгеләп үтте. Көнчыгыш  тарафыннан илебезгә янаган көчләрне туктату ансат түгеллеген телгә алды. Фәйзелхан Рәуис улы Батырлык орденына лаек булган. Орденны Дамир Зөфәр улы Абдуллинның тормыш иптәше Ирина Викторовнага тапшырды.

Xезмәттәше Фәйзелхан Рәуис улының тырышлыгын билгеләде. Ә  укытучысы Xафиз Әсләмов мәктәп еллары турында хатирәләрен барлады.

Якташыбызның бертуган абыйсы Рәүф Мөхтәбәр улы энесенең чын батыр булуын мисаллар белән дәлилләде. "Фәйзелхан туганым бернидән куркмады. Без ир-егет, без илне сакларга тиеш, диде. Һәрдаим элемтәдә булдык. Ялга кайтып кит кәндә барыбызны да җиңү белән кайтасына ышандырды. Тик язмыш үзенекен итә. Ярдәмчеллеген, туган җанлы булуың өчен рәхмәтлебез",—диде ул  әнисе Фаглидә  Фаяз кызы,  абыйсы Раиль, апасы Эльза, туганнары исеменнән.

Русия Федерациясе флагы  Абдуллин гаиләсенә тапшырылды.

Соңгы юлга озатыр алдыннан Түбән Сикияз мәчете имамы Вәсил хәзрәт Газизов Фәйзелхан Рәуис улы рухына дога кылды.

Авылдашлар дәррәү Фәйзелхан Абдуллинны соңгы юлга озатты. Ачык йөзле, ихлас аралашучан, гадел булуын һәркайсы иң элек билгели. Кеше үзе китсә дә яхшы гамәлләре, якты эзе халык күңелендә югары бәһага тиң калуы хакыйкать.

Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Якташыбыз турында якты истәлек мәңгеләштерелә
Автор: Рима Валиева
Читайте нас