Түбән Карыш мәчетендә МХОдагы якташларыбыз исән-имин кайтсын өчен мөслимәләр Коръән чыкты. Бу мәчеттә дини укуларны алып баручы Анфиса Сәхипова белән берлектә мөслимәләр аны тиешенчә башкардылар. Укылган Коръәнне Иске Балтач үзәк мәчете имам хатибы Филүс хаҗи Камалтдинов багышлады. Түбән Карыш мәчете имамы Гайнулла Бәдртдинов, Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Шәймөхәмәтов, район Хакимияте вәкиле Ришат Хиҗәпов чыгышлары уртак темага бәйле. МХОдан якташларыбыз исән-сау туган якларына кайтсын.Изге күңелдән чыккан чарага махсус хәрби операциядә катнашкан якташларның әниләре, туганнары Рәйсә Гыйбадуллина, Флүзә Хуҗиева, Фридә Сибатовалар теләп катнашты, чыгыш ясады. Һәр теләкләре тормышка ашсын, дип катнашучылар аларга теләктәшлек белдерде.
Чара турында тулысынча гәзитнең алдагы саннарында таныша аласыз.