М. Шәйморатов исемендәге батальонның хәрбие гаилә корып, мөнәсәбәтләрен законлаштырды. Ялга кайткан арада сөйгәне белән уртак фикергә килеп өйләнешүләре шатлыклы хәбәр. Ир-егетләр илдә тынычлык өчен көрәштә алгы сызыкта. Батырлык үрнәкләре күрсәткән якташларыбыз өчен һәркем җан атып тора. Исән-сау туган якларына кайтуларын һәркем көтеп кала. Яшь килен үзен көтүен белү өйләнгән егет күңелен җылытып торадыр. Гаиләсе, сөйгәне, үзе өчен икеләтә җаваплылык тойган чагы.
Нинди генә сынау булмасын, ә мәхәббәт дәвам итә, өмет бирә.