Мондый күркәм яңалык белән Балтач районындагы "Гаилә" үзәге хезмәткәрләре уртаклаша."Безнең якташлар өчен махсус операция зонасына җибәрү өчен 100 килограммнан артык чәчәк балы алып килгән Илүсә белән Рәфил Муллаяновлар гаиләсе",-дип иштирәклеләр турында социаль челтәрләре сәхифәсендә язганнар. "Бал-витаминнар җыелмасы. Ул кешегә көч бирә, энергияне тиз булдыра һәм стрессны җиңеләйтә. Балны аз гына кулланган очракта да кешегә үзен җиңел һәм иркен хис барлыкка килә», — ди Иштирәк авылыннан үз умарталыгыннан чәчәк балы алып килгән гаилә.
Алгы сафта булган балаларга теләге булган һәркем ярдәм итә ала. Якташлары ир-егетләрнең бүгенгесен һәм иртәгәсенә битараф түгел. Шуңа һәркем үз өлешен кертергә омтыла. Ә бал элек-электән шифа, ширбәт кебек кабул ителә.