Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә: "Романтик» яшүсмерләр клубында узган конкурс программасы интеллектуаль һәм көч сынау ярышларын үз эченә алган, шулай ук булачак Ватан сакчысы егетләре өчен АК-74 җыю кебек мөһим сынау вакытында тизлекне һәм осталыкны күрсәтү мөмкинлеге булды. Ике команда да барлык сынауларны лаеклы үттеләр һәм үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр. Гадел уенда " Шәйморатовчылар»җиңү яулады. Уеннарны оештыручыларга үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә күркәм эшләре өчен рәхмәт белдерәм"-дигән пост урнаштырган.
Ир-егетләр кече яшьтән Ватан сакчысы булуларын тоеп үссен өчен мондый чаралар зур әһәмияткә ия.