Пенза, Самара, Сарытау өлкәләрендә һәм Татарстанда Башкортстаннан 80 ир-егет заколы никахка керүе билгеле. Гаиләләрендә балалар тәрбияләүче парлар да шактый. Өйләнешеп яңадан кушылганнар да бар арада. Исән-сау туган якларына борылып кайтып, бер-берсенең кадерен белеп яшәсеннәр бу парлар. Ихлас теләкләр кабул булсын...