Украинага махсус хәрби операциягә өлешчә хәрби мобилизация буенча юлланучы ир-егетләр белән район Хакимияте ныклы элемтә булдырды. Ничә тапкыр аларның хәлен белеп, ярдәм кулы сузып тору, әзерләнгән бүләкләрне тапшыру бер матур традициягә керде. Бу юлы да район Xакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова җитәкчелегендәге делегация балтачлылар хәрби күнегүләр үткән тарафта булып кайтты. Балтач төбәгенең кайнар сәламен тойсыннар дип урындагы "Балтач таңнары" гәзитен дә алып бардылар. Берсүзсез, матбугат туган якны, туып-үскән авылны хәтерләтә. Якташларның, дусларның сәламедәй аны һәркайсы ихлас укуы аңлашыла.