Барлык яңалыклар

Егетләр—ил сакчысына хәерле хезмәт теләп

Балтач районында тантаналы рәвештә егетләрне хәрби хезмәткә озату күптәнге матур традиция ул.  23нче июнь көнне ундүрт егетне таң атканда якыннары хәрби хезмәткә озатырга дулкынланып җыелган.

Егетләр—ил сакчысына хәерле хезмәт теләп
Егетләр—ил сакчысына хәерле хезмәт теләп

Җанлы аралашу, күз яшьләре, төрле көйләр яңгырашы. Xәрби комиссариат бинасы алдындагы мәйданчыкта ерак юлга чыгасы егетләрне якын күргәннәр игътибар үзәгенә алган. Изге теләкләр, вәгъдәләр, әңгәмәләр тынмаган чакта булачак солдатлар белән таныштым. Һәркайсы изге бурычны үтәргә әзер.

Башкортстан Республикасының Тәтешле, Балтач районнары буенча  хәрби комиссар Ансар Арсланов: "Ил сакчылары булырдай итеп үстергән егетләр өчен ата-аналарга рәхмәт сүзләре җиткерәм. Xәерле хезмәт телим. Махсус операциядә алар катнашмаячак. Ә үз теләге буенча  контракт рәсмиләштергән очракта һәр кеше үз юлын сайлый. Балтачлылар элеккечә уңышлы хезмәт итәренә ышанабыз",—дип фикерләре белән уртаклашты.

Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев  бу истәлекле көндә булачак солдатларга мөрәҗәгать итте. "Балтач районы егетләрен  үстергән ата-ана хисләре аңлашыла. Без аларга рәхмәтле. Үзләренең чын ир-егет булуын хезмәттә күрсәтерләр.  Милли батальонга барырга теләк белдергән егетне бүген хезмәткә озатабыз. Барыгызга да исән-сау булып хезмәт итеп кайтырга телибез. Балтач егетләре беркайчан да сынатмадылар, алар үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр. Көчле , сау-сәламәт булып кире туган ягыбызга кайтуыгызны телим. Изге юл сезгә, егетләр",— дип күңел түрендәге ихлас теләкләрен җиткерде Илгиз Әхвәс улы. Яшьләр җитәкченең сүзләрен дәррәү хуплады.

Тантада изге теләкләр  күп яңгырады. Ерак юлга чыккан егетләргә изге теләктә калды һәркем.

Мәкаләнең тулы вариантын гәзитнең алдагы санында укырга мөмкин.

Егетләр—ил сакчысына хәерле хезмәт теләп
Егетләр—ил сакчысына хәерле хезмәт теләп
Егетләр—ил сакчысына хәерле хезмәт теләп
Егетләр—ил сакчысына хәерле хезмәт теләп
Егетләр—ил сакчысына хәерле хезмәт теләп
Егетләр—ил сакчысына хәерле хезмәт теләп
Егетләр—ил сакчысына хәерле хезмәт теләп
Егетләр—ил сакчысына хәерле хезмәт теләп
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: