Барлык яңалыклар

Изге бурычны лаеклы үти

Сәйтәк урта мәктәбен тәмамлаган Александр Юрьевич  Бикбулатов лаеклы хезмәт итүе турында Рәхмәт хаты килде. Безнең чыгарылыш сыйныф укучысы хәрби бурычларын намус белән үтәвен белдек.

Безнең районнан Русия Кораллы Көчләре составында ел да яшьләр алына.  Алар ата-бабаларының лаеклы алмашчылары. илебез иминлеге сагында торучы егетләр  сынатмый. Без аларның Ватаныбыз алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәүләре белән горурланабыз. Алар хезмәт иткән хәрби частьлардан, безнең чыгарылыш укучыларыбыз турында яхшы хәбәрләр килеп торуына чиксез шатбыз. Рәхмәт хатлары һәр баланың гаиләсендә сакланачак ядкәр.

Шулай итеп,  Сәйтәк урта мәктәбен тәмамлаган Александр Юрьевич  Бикбулатов лаеклы хезмәт итүе турында Рәхмәт хаты килде. Безнең чыгарылыш сыйныф укучысы хәрби бурычларын намус белән үтәвен белдек.

 Иске Дүртекәй авылыннан Александр  Xабаровский өлкәсендә хезмәт итә. Контракт төзеп, хезмәтен дәвам итә.

Баласы турында ишетү һәр ата-ана һәм мәктәп укытучылары өчен зур шатлык."Без Александрның Ватаныбызның ышанычлы сакчысы булуы белән горурланабыз. Александр мәктәптә укыганда тәртипле, актив булуы белән аерылып торды. Аңа алга таба да хәрби хезмәттә уңышларга ирешүен телибез",- дип язган Сәйтәк урта мәктәбе директоры Руфина Ибраһимова.

Изге бурычны лаеклы үти
Изге бурычны лаеклы үти
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: