Барлык яңалыклар

Тормыш мәктәбен лаеклы үтәргә

Җырдагыча  лаеклы хәрби хезмәт юлы үткән егетләр беркайчан  сынатмас. Балтач районы егетләре бу көзге чакыруны йомгаклап ерак юлга бүген чыкты.

Әллә кайдан күренеп тора: солдатта булган , диләр. Җырдагыча  лаеклы хәрби хезмәт юлы үткән егетләр беркайчан  сынатмас. Балтач районы егетләре бу көзге чакыруны йомгаклап ерак юлга бүген чыкты.

 Иске Тимкә авылыннан Динар Ганиев  Башкорт  дәүләт аграр университетының механика факультетын уңышлы тәмамлаган. Гаиләдә уртанчы бала хәрби хезмәткә теләп юллана.  Әнисе Гөлсинә Муллаян кызының, абыйсы, энесенең өметләрен акларга исәбе.

Тибел авылыннан Андрей Зайниев исә  Башкорт төньяк-көнчыгыш авыл хуҗалыгы колледжын уңышлы тәмамлаган. Күп балалы гаиләдә икенче бала ул. Әнисе Алёна Дмитриевна, әтисе Радик Тимергалиевич биш баланы эшсөяр итеп тәрбияләгәннәр. Хезмәтендә яхшы кешеләр янәшәдә булсын, дигән теләк белән хезмәткә озаталар.

Иске Балт ач авылы егете Роман Зарипов нефтьче һөнәренә хәрби хезмәтне төгәлләгәч укуын дәвам итәчәк. Абыйсы Артур хезмәт итеп кайткан. Ул һәм әтисе  Роман өчен үрнәк. Дүртекәй авылыннан Илгиз Исламгулов Башкорт төньяк-көнчыгыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлап һөнәр алган. Әтисе  Марат Миннисламович заманында Венгриядә хезмәт иткән. Солдат елларын искә ала.

Тантаналы чарада БР Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге  начальнигының призыв буенча ярдщмчесе Рәсимә Әхмәдиева, район Хакимиятенең яшьләр һәм спорт буенча бүлек начальнигы Максим Ахтариев, авыл биләмәләре башлыклары якташларга уңышлы хезмәт теләделәр.

Без дә алар теләкләренә кушылыйк.

Тормыш мәктәбен лаеклы үтәргә
Тормыш мәктәбен лаеклы үтәргә
Тормыш мәктәбен лаеклы үтәргә
Тормыш мәктәбен лаеклы үтәргә
Тормыш мәктәбен лаеклы үтәргә
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: