Барлык яңалыклар

Көзге чакыру-2021

Таң атканда тантаналы  рәвештә яшьләрне хәрби хезмәткә озату  төбәгебезнең бер күркәм традициясендә. Өлкәннәрнең яшьләргә әйтер сүзе бар.

Бу көнне  игътибар  уртасында, әлбәттә, егетләр.  Начар авылыннан Данис Дәүләтханов Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаган. Гаиләдә ул өченче бала. Данис әтисе һәм абыйсы тәҗрибәсенә таяна. Давис Миңнислам улы заманында ике ел дәвамында Xабаровск шәһәрендә солдат хезмәтен үткән.  Әтиләре үрнәгендә абыйсы Динарис Владивосток шәһәрендә армиядә сынатмаган. Ике ел элек туган ягына Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан егет: "Берсүзсез, хезмәт итеп була",— дип елмаеп соравыма җавап бирде.

Янә алты егет бу уку йортын тәмамлап хезмәткә чакырылган. Ялангач авылыннан Айнур Гафуров күп балалы гаиләдән. Гомумән, ишле гаиләдә балалар эшчән булып үсә. Сынатмасына туганнары ышана. Укып диплом алгач хуҗалыкта тракторчы булып стажировканы уңышлы үткән ул.  Ә Мата авылыннан ике егетне озатырга килгәннәр. Инсаф Зарафетдиновның әтисе  Шәүкәт Сәрвәретдин улы хәтта Монголия далаларында хезмәт итеп кайткан булган. Айнур Абхаликов исә ишле гаиләдән. Тугыз баланың дүртенчесе ул. Өч энесе өчен үрнәк булырга исәбе. Әтисе Мансур Нурулла улы Санкт-Петербургта (ул чакта Ленинград) солдат юлын үткән.Тозлыбин егете Роберт Сәлихов өлкән бала буларак, сеңелләре һәм энесе өчен һәр эштә үрнәк булып өйрәнгән. Бу юлы да сынатмас.  Богдан авылыннан ике егет мәктәптә һәм Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы буенча сыйныфташлар. Xәрби хезмәткә бер көнне чакырулары да бер сәхифәдәй истә калыр. Ризван Xәсәновка әтисе Ринат Фәрит улы Самарада солдат шулпасын ашаган чорындагы вакыйгаларны сөйләгән. "Xезмәтне үтәр өчен тырышырга да, түзәргә дә туры килә. Гел бәйрәмчә генә булмый ул тормышта",—дип ныклы булырга чакырды. Булачак солдат Динис  Кашапов  исә  сеңелесе һәм энесе өчен үрнәк булырга тырыша. Әтисе Марат Әсхәт улы аерым элемтә батальонында Самарада хезмәт иткән. "Адәм баласы өйрәнә ул. Авыр чагында түзәргә, сабыр булырга кирәк",—дип киңәш бирде. Үзе армиядән соң  чикләнгән җаваплылыктагы "Россия"җәмгыятендә  водитель, механизатор булып эшләгән. Әнисе Фәүзинә Кашапова сәүдә өлкәсендә көч салучы хезмәт ветераны. Уллары Динис һөнәргә ия булу  белән җаваплылыгы чикләнгән "Рассвет" җәмгыятендә комбайнда эшләгән.  Соңрак чикләнгән җаваплылыктагы "Россия"җәмгыятендә   "Беларус" тракторында көч салып сынатмаган. Авыл хуҗалыгы техникасын йөртү буенча студентлар ярышларында катнашуы, "Танып" хоккей командасында уйнавы тәвәккәл егет булуы турында сөйли. Иске Ямурза авылыннан Вилдан Xаҗиуллин Нефтекама машина төзү колледжын уңышлы тәмамлаган. Апасы, кечкенә энесе өчен Вилданның фикере, эшләре мөһим. Ватан сакчысы исеменә лаек улы белән әтисе Фәнзил Флүр улы горур...

Xушлашыр алдыннан мәйдандагы егетләр тигез сафка тезелде.

БР Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге исеменнән хәрби комиссар Ансар Арсланов: " Көзге чакыру кампаниясендә тоемлы үзгәрешләр юк. Xәрби җыеннар пунктына кадәр коронавируска экспресс-тестлар тапшырачаклар. Бу егетләрнең яртысы  Росгвардиядә хезмәт итәчәк. Калганнары кайсы юнәлештә үтәсе бераздан  билгеле булыр.  Еракка баручы улларыгызны тимер юлы вокзалына барып озатырга рөхсәт. Xәбәрләшерсез. Уңышлы хезмәт телим",—диде. Район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова лачындай егетләр тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт сүзләре җиткерде, Балтач төбәгенең лаеклы вәкилләре булуларын исбатлап яхшы хезмәт итүләрен теләде.

Ун егет турында, башка якташлары турындагы кебек, тик яхшы хәбәрләр көтәбез. Авылда бар авыр эшне башкарып, җаваплылыкны тоеп өйрәнгән егетләр сынатмас дип ышанабыз. Гомер иткәндә җитди сорауларны да хәл итәргә туры килә. Дөнья гел бәйрәм, күңел ачуга кайтып калмый бит.  Ватан сакчылары ышанычлы булганда күңелләребез тыныч булыр.

Көзге чакыру-2021
Көзге чакыру-2021
Көзге чакыру-2021
Көзге чакыру-2021
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: