Барлык яңалыклар

Егетләр сынатмас

 Көзге чакыру кампаниясе башланды.Беренче булып районнан җиде егетне озаттылар.

Көзге чакыру кампаниясе башланды. Xәрби хезмәткә барырга тиеш яшьтәге егетләр медицина комиссиясен үтте. Сәламәтлеге буенча яраклы дип табылганнар солдат сафларын тулыландырачак. Пандемия шартларында ил сагына юлланасы якташларга ныклы сәламәтлек телисе килә. Солдат каешын тагу элек-электән бер сынаудай кабул ителсә, пандемия чоры икеләтә сынауны арттыра кебек. Тик егетләр ныклы булып бирешмәсеннәр генә.

 Армияга юлланган солдатны озату чарасы  ихлас теләкләргә үрелеп барды. Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары хәрби комиссарының призыв эше буенча өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева: "Бүген беренче тапкыр көзге  чакыру  барышында егетләрне  хәрби хезмәткә озатабыз. Барысы да белем алган һөнәрлеләр. Ата-аналарга шундый булдыклы уллар тәрбияләп үстерүегез өчен рәхмәтлебез. Xәерле юл, уңышлы хзмәт телибез. Ышанычларыбызны акларсыз",—дип изге теләкләрен җиткерде.  Туганнары, дуслары, якыннарыннан тыш авыл биләмәләре башлыклары да кушылуы районыбызда бер күркәм традициягә әйләнеп бара. Якыннары һәрчак изге теләктә. Аларның ихлас сүзләренә рәсми вәкилләр кушылуы матур күренеш.  Район Xакимиятенең яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге начальнигы Максим Ахтариев район җитәкчелеге исеменнән   хәерле теләкләрен җиткерде. "Балтачка исән-сау хезмәт итеп, ныгып кайтуларыгызны көтәбез",— дип егетләргә бүләкләр тапшырды.

 Беренче булып районнан җиде егетне озаттылар. Иске Балтач авылыннан Алмаз Гыйльманшин, Нөркә авылыннан Фәнүр Сәләхов,Шәвъядыдан Айнур Фазлетдинов, Югары Иванай авылыннан Эрик Зубаеров, Александр Килимбаев, Бигелде авылыннан Денис Xәлиуллин, Асавка авылыннан Олег Туктамышевлар тәүгеләр исәбендә хәрби хезмәткә  алынды.

Җырлап-биеп, күңел төшенкелегенә  урын калдырмый озатты яшьләр якташларын. Күз яшьләренә ирек биргән аналар, туганнары теләкләре тормышка ашар. Санаулы вакыттан янә туган якларына исә-имин кайтырлар. Янәшәдә яхшы күңелле дуслары, командирлары булсын. Солдат хезмәте якты истәлек булып тормыш биографияләрендә сакланып калсын.

Егетләр сынатмас
Егетләр сынатмас
Егетләр сынатмас
Егетләр сынатмас
Егетләр сынатмас
Егетләр сынатмас
Егетләр сынатмас
Егетләр сынатмас
Егетләр сынатмас
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: