Барлык яңалыклар

Мәскәүдә парадта— безнекеләр

Дөнья киләчәген билгеләгән тарихи дата ул 9нчы май. Тантаналы чаралар бөтен илдә үтә. Ә башкалабыз — Мәскәү шәһәрендәге парад иң әһәмиятлесе. Биредә ил куәтен, көчен дәлилләгән хәрби парадны бөтен дөнья вәкилләре дикъкать белән күзәтүе ташка басылган. Авиация һәм хәрби техниканың алга китеше монда ап-ачык ачык чагыла. Xәрби белгечләр өчен мөһим мәгълүмат — игътибар үзәгендә.#парад, #Җиңүкөне, #солдатлар, #яшьлек, #Ватансакчылары.

Дөнья киләчәген билгеләгән тарихи дата ул 9нчы май. Тантаналы чаралар бөтен илдә үтә. Ә башкалабыз — Мәскәү шәһәрендәге парад иң әһәмиятлесе. Биредә ил куәтен, көчен дәлилләгән хәрби парадны бөтен дөнья вәкилләре дикъкать белән күзәтүе ташка басылган. Авиация һәм хәрби техниканың алга китеше монда ап-ачык ачык чагыла. Xәрби белгечләр өчен мөһим мәгълүмат — игътибар үзәгендә.
Әмма куәтле техника белән идарә иткән, ил чикләрен саклаган, тыныч тормышыбыз сагында һәрдаим уяу торган солдатларның парадта бер организмдай үтүе бик мөһим. Ил киләчәге бу яшь буын вәкилләре кулында. Ә алар бик ышанычлы.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан үткән парадта безнең якташлар да катнашуы күңелле вакыйга. Башкалабыз йөрәге — Кремль стеналары яныннан бөркеттәй үткән ышанычлы сакчыларыбыз өчен горурлык хисе кичерү табигый. Парадта төркемләп үткән егетләрне бербөтен уй-фикерләр берләштерә. Мәйданда бергәләшеп үтүләре яхшы эшләгән механизмны хәтерләтә. Бу очраклы түгел. Бихисап солдатлар арасыннан тәртип, булдыклылыклары буенча иң-иңнәрне сайлап алулары билгеле. Янәшәдәгеләр белән, әйтерсең лә бер төрле атлау гына түгел, тын алалардыр төсле.
Иске Балтач авылы егетләре Линар Дамир улы Гәрәев һәм Артур Солтановның хәрби биографиясендә бу көн язылып калды. Алар Балашиха шәһәрендә хезмәт итә. Солдатлар Русия Федерациясенең милли гвардия гаскәрләренеңФ.Дзержинский исемендәге Жуков, Ленин, Октябрь Революциясе орденнарына ия Кызыл Байраклы аерым оператив билгеләнештәге дивизиясендә хезмәт итәләр. Ә 4нче полк элиталы берләшмә исәбенә керә. Почётлы караул ротасында тик булдыклылар хезмәт итәләр. Июль аенда хәрби хезмәткә алынган балтачлылар үзләрен тик уңай яктан күрсәтеп өлгергәннәр дә инде.
Туган якларына Линар белән Артурга кайтырга да аз вакыт калып бара. Мәскәү үзәгендә парадта безнекеләр булуы райондашларыбыз өчен истә калырлык матур вакыйга...
Читайте нас: