Барлык яңалыклар

Ак юл сезгә, Ватан сакчылары!

Бүген район мәдәният cараеның тамаша залында хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган тантаналы чара булды.

Бүген район мәдәният cараеның тамаша залында хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган тантаналы чара булды.
Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов, Әфган һәм Чечен сугышлары ветераннары советы рәисе Рәфис Закиров, отставкадагы полковник Эдуард Хәбибрахманов, сержант, Иске Балтач авылындагы "Юнармия" штабы начальнигы Ринат Гайнәнов, хәрби хезмәткә чакырылучыларның ата-аналары исеменнән Богдан авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Лениза Рамазанова, призывник Илдус Миңнулов чыгыш ясадылар. Алар барысы да армиядә хезмәт итү һәр ир-егетнең изге бурычы булуын билгеләп үттеләр. Армиядә намус белән хезмәт итүләрен һәм өйләренә исән-сау кайтуларын теләделәр.
Армиядә хезмәт итү елы бик тиз уза һәм гомер буена хәтердә калачак.
Тантаналы өлештән соң тамашачылар игътибарына район мәдәният сараеның «Балкыш» халык театры Фларит Бүләковның “Шайморатов генерал” спектаклен тәкъдим итте.
Хәрби хезмәткә юлланучылар тормышларында бик мөһим адым ясыйлар. Без алар белән горурланабыз. Ватанга, үз илеңә кыю һәм тугры хезмәт итүләрен телибез. Киләчәк буынга үрнәк булып, туган районыбызның лаеклы гражданины булып исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Ак юллар сезгә.
Тулырак гәзитнең киләсе саннарында укырсыз.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.
Читайте нас: