Барлык яңалыклар

Ватаныбызның ышанычлы сакчылары булсын өчен

Xәрби хезмәт Ватанпәрвәрлек төшенчәсе белән һәрдаим үрелеп бара. Баш очыбызда аяз күк йөзе булганда гына күңел тыныч. Ә җир шарының төрле нокталарында бәрелешләр булып торгалый. Олылар сүзенә кушылып, тик сугыш уты кабынмасын, ил чикләрен булдыклы солдатлар сакласын, дип әйтәсе килә.

Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары хәрби комиссариаты хезмәткәрләре нәкъ шул максатны эш девизы итеп эшли. Һөнәри бәйрәм көннәрендә аларның эшләренең гөрләп торган мәле.. Агымдагы елның 1нче апреленнән хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшли башлады. Аның эшчәнлеге 15нче июльгә кадәр дәвам итә. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Балтач районында призыв комиссиясе рәисе буларак, бар кануннар үтәлүенә зур игътибар бирә. Мөһим кампания барышында вак мәсьәләләр юк.
— Безнең эш боерыкларга бәйле. Xәрби комиссариатта көч салган хезмәттәшләрем боерыкларны вакытында һәм тиешенчә башкаруларын билгелисем килә. Зур тәҗрибәләре булганлыктан эшне сыйфатлы үтәп баралар. Намус кушканча эшлиләр, эшсөярләр. Xәрби хезмәткә чакыру, гомумән, җаваплылык таләп итә. Булачак солдатларның киләчәге хәл иткән вакытта бар мәсьәләләр дә җитди,—дип билгеләде Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов.
Биредә дистә еллар дәвамында Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары хәрби комиссарының призыв эше буенча өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева көч сала. Эштә төрле мәсьәләләрне чишәргә туры килүе билгеле. Булачак солдатларның ата-аналар белән аралашып, сорауларына җавап бирә ул. Һәркемнең газиз баласы өчен борчылуы табигый. Рәсимә Фәрваз кызы медицина комиссиясен үткәннәрне хәрби хезмәткә чакыру, сәламәтлеге буенча сораулар туган егетләрне республика клиник дәваханәсенә, кардиоүзәккә юнәлтү белән мәшгуль...
Мәкаләнең тулы варианты гәзитнең алдагы санында чыга .
Читайте нас: