Барлык яңалыклар

"ӘТИЛӘРЕГЕЗ, АБЫЙЛАРЫГЫЗ КЕБЕК ХЕЗМӘТ ИТЕГЕЗ!"

Ир-егетләр уку йортларында диплом яклагач ук иң мөһим эш —изге бурычны үтәү турында уйлана. Бераздан аларның күбесе бу вазифаны үтәргә юллана. Һөнәрле солдат үз вазифасын тиешенчә башкарачагы билгеле. Ил сакчысы үзенә йөкләтелгән югары таләпләргә җавап бирергә тырыша.Теманың дәвамы сайтта:

Күптән үзен узаллы итеп санаган баласын читкә озатырга килгән ата-ана, туганнары өчен хушлашу мизгеле дулкынландыргыч чара. Һәркайсы егетләргә җылы мөнәсәбәтен күрсәтә. Ә аналар күзләрендәге борчылу хисен һич кенә дә яшерә алмыйлар. Ни вакыт эчендә кечкенә уллары ил сакчысы булырдай булып үсеп җитүенә ышанмаган кебек һәркайсы. Җанлы аралашу барган төркем янында тукталам. Иске Яхшый авылыннан Раиль Закиров Башкорт төньяк- көнбатыш авыл-хуҗалыгы колледжын тәмамлаган. Күп балалы гаиләдә ул өлкәне. Һәрчак җаваплылык тоеп өйрәнгән егет сынатмас. Егет әтисе Радмил Тимерхан улы үрнәгендә солдат юлын үтәргә әзер. Ерак Төркмәнстандагы ил чигендә хезмәт иткән. Тормышындагы онытылмас чоры булган. Янә күпбалалы Югары Янактай авылыннан Яндубаевлар улларын озатырга килгән. Тимур да шул ук уку йортын тәмамлап бераз "Красное и белое" кибетендә эшләп алган. Ике абыйсы аның солдат шинелен кигән. Шуңа Тимур алар кебек үк яхшы хезмәт итәргә исәпли. Түбән Сикияз авылы егете Алмаз Нигъмәтуллин Ишембай нефть колледжын тәмамлаган. Киләчәктә укуын дәвам итәргә нияте бар. Иске Ямурза авылыннан Азат Искәндәров та күпбалалы гаиләдән. Башкорт төньяк- көнбатыш авыл-хуҗалыгы колледжын тәмамлаганнан соң төзелештә үзен сынап карый. Өлкәннәрнең ышанычын акларга тырыша ул. Абыйсы үрнәкле хезмәт итеп кайтуы яхшы күрсәткеч энесе өчен. Гаилә башлыгы Радик Бәдретдинов запастагы офицер буларак, хезмәт юлын уңай хатирәләрдә искә ала... Иске Балтач авылыннан Артём Гәрәев Нефтекама машина төзү колледжын уңышлы тәмамлаган. Егет хезмәт итеп кайткач укуын дәвам итәргә исәпли. Мата авылыннан Фәдис Нигамәтҗанов Башкорт төньяк- көнбатыш авыл-хуҗалыгы колледжын тәмамлаган. Волгоград шәһәрендә, соңрак Свердловски өлкәсендә хезмәт иткән әтисе Фәрит Рафаэль улы солдат тормышы үзенчәлекләре белән таныштыра. Фәдис исә кече энесе өчен бар яклап та үрнәк булырга тырыша. Айваз Нурмөхәмәтов Бөре кооперация техникумын тәмамлаган. Ул Псков өлкәсендә уңышлы хезмәт итеп кайткан абыйсы Алмазны үрнәк итеп алган. Гомумән, үткәннәрен искә алганда тәҗрибәле ир-атлар солдат хезмәте фәһем ала торган чор дип билгели. Санаулы вакытта өлкәннәрдән солдат хезмәте турында кызыксындым. "Ир-егет үтәрдәй сынау. Нәселебездә изге бурычны лаеклы үтәдек. Якыныбыз исән-сау булып, үрнәкле хезмәт итәячәгенә ышанып калабыз", дип беравыздан җавап бирде чал чәчле ир- атлар. Илне саклау булдыклы егетләр иңенә төшә, димәк, тыныч йокларга мөмкин.
Боерык ишетелү белән булачак солдатлар тигез сафка тезелде. БР Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча комиссары Ансар Арсланов пандемия чорында хәрби хезмәткә алынган нарга кагыйдәләрне барлап чыкты. Булачак солдатларны гадәттә борчыган сорауларына ачыклык кертте. "Ватанны сакчыларын тәрбияләп үстергән ата-аналарга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәм. Көзге чакыруда беренче булып юлга чыгасыз. Барысы да хәерле булсын",— диде Ансар Фазылкарам улы. Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов илне саклау тормышта ир-егетнең изге бурычы булуын ассызыклады. Ул район җитәкчелеге исеменнән булачак солдатларны истәлекле чара уңаеннан тәбрикләде. Булдыклы балаларын сау-сәламәт итеп тәрбияләгән ата-анага рәхмәтен белдерде. "Туган яктан читтә хезмәт иткәндә тәүдә бераз авыррак та булырга мөмкин. Бераз түзәргә кирәк. Балтач районыннан чыккан егетләр әлегә кадәр изге бурычны үтәгәндә бер дә сынатмады, алар тәнкыйтьләнмәде. Сез дә лаеклы итеп хезмәт итәрсез. Яхшы итеп хезмәт итеп, исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтыгыз. Ак юл сезгә", —диде Фирдәвис Гайнел улы. Район Хакимиятенең яшьләр, спорт эшләре буенча комитет рәисе Данис Шакиров булачак солдатларга район Xакимиятенең символик бүләкләрен тапшырды.
Боерык яңгырау белән "Газель" микроавтобусында егетләр урын алды. БР Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча призыв буенча начальник ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева озатуында егетләр юлга чыкты. Күз яшьләрен сөртә-сөртә аларны ата-ана, туганнары, сөйгән кызлары озатып калды. Һәммәсенең күңелендә тик изге теләк кенә. Исән-сау, сынауларда рухи ныклык алган егетләр булып кайтсыннар гына берүк.
Читайте нас: