Барлык яңалыклар

Булдыклы солдат Алмаз

"...Полк җитәкчелеге сезгә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерә. Улыгызда тәрбияли алган гаделлек, хезмәт сөю, җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт белдерә. Сезнең улыгыз белән горурланырга хакыгыз бар".

Балага дөрес тәрбия бирүең аның киләчәген билгели. Тормышта килеп туган сорауларны шәхсән үзенә җайлы итеп хәл итү өчен бу бик мөһим. Өлкәннәр белә, һәркемгә үз газизе якын. Буй җиткергән баланың юньле, уңай якларын чит-ятлар күрсә, бу алтын бәрабәренә тиң. Үсмерлек чорыннан үтү белән диярлек хәрби хезмәттә үзләрен сыный егетләр.
Иске Балтач авылыннан Алмаз Абдувәлиев Уфа ягулык-энергетик колледжында белем ала. Газ- нефтьүткәргечләр, газ- нефтьсаклагычларны эксплуатацияләү факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң хезмәт юлын чикләнгән җаваплылыктагы "СпецГазРемСтрой"җәмгыятендә мастер вазифасында башлый ул. Үзенең эшенә бик җаваплы карый егет. Оешмада бераз эшләп алу белән Алмазны изге бурычын үтәргә чакыралар. Солдат буларак, Калининградта, 69 гвардия аерым диңгез инженер полкында хәрби бурычын үти. Авыл егете җитди хезмәт таләпләрен үтәгәндә сынатмый, һәр боерыкны тиешенчә, җитәкчелектә бер сорау да калмаслык итеп башкара.
Моның турында әти-әнисе исеменә килгән ике Рәхмәт Xаты ачык сөйли. 27 майда беренче хат килгән. Анда: " Xөрмәтле Людмила Фәнис кызы һәм Марат Нәсибулла улы! Улыгыз Алмаз безнең частьтә хезмәт иткән дәвердә үзен тик уңай яктан тәртипне өстен куйган хәрби итеп күрсәтте. Ул хәрби техниканы яхшы үзләштерде, аны тиешенчә хезмәтләндерә. Xәрби уставны яхшы белә һәм көндәлек хезмәттә дөрес куллана. Белеме белән хезмәттәшләре белән уртаклаша.
Полк җитәкчелеге сезгә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерә. Улыгызда тәрбияли алган гаделлек, хезмәт сөю, җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт белдерә. Сезнең улыгыз белән горурланырга хакыгыз бар.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телибез,"— дип язган хәрби часть командиры, гвардия полковнигы В. Xрапунов.
Билгеле, солдаттан җитдилек, җаваплылык, тугрылык таләп ителә. Алмаз сүзендә торучан, кушылган эшне төгәл башкарып өйрәнгәнгә хезмәт таләпләренә тиз күнә. Тырыш егетнең әти-әнисе исеменә янә бер Рәхмәт Xаты килүе очраклы түгел.
69 гвардия аерым диңгез инженер полкы командованиесе Алмазның үз эшенең югары класслы белгече булуын дәлилләве турында белдерә биредә."Өлкән матрос Алмаз җитәкчелек кушканны үтәгәндә инициатива , тырышлык күрсәтә. Улыгызны лаеклы тәрбияләвегез өчен шәхсән үзем исеменнән Сезгә рәхмәтемне юллыйм, Ватанының лаеклы сакчысы белән горурлана аласыз,"— дип язган гвардия полковнигы В. Xрапунов.
Абдувәлиев гаиләсе мондый җылы эчтәлекле Рәхмәт Xатларына чиксез шат. Әти-әнисе, зур әти, зур әниләре, якыннары өчен шатлыклы хәбәр, горурлану өчен ныклы нигез бу. Алмазның ноябрьдә кайтуын көтәләр. Солдат шулпасын ашаганнар тормыш мәгънәсенә тиз төшенә, диләр. Тормышның кадерен белеп, үз урынын табып яшәргә дә яшәргә. Егет җиңел юллар эзли торганнардан түгел. Читтән торып Уфа дәүләт нефть-техник университетында белемен камилләштерәсе бар. Сынауларга бирешмәгән солдатка тик уңышлар һәм тәвәккәллек телисе килә.
Читайте нас: