Барлык яңалыклар

Егетләребез хәрби хезмәткә юллана

Ватанны саклау — ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчеп килгән изге бурычы. Борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗә, абруй билгесе булып саналган.

Ватанны саклау — ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчеп килгән изге бурычы. Борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗә, абруй билгесе булып саналган.
28нче майда Балтач районында беренче язгы чакырылыш узды. Иске Балтач авылыннан Раиль Әхметшин, Руслан Ираhимов, Артур Шакиров, Түбән Карыш авылыннан Әнвәр Мөниров, Текән авылыннан Салават Сәләхов, Түбән Сикияз авылыннан Виктор Мозжерин тантаналы шартларда ил алдындагы изге булычларын үтәргә юлландылар.
Хәрби хезмәттәге егетләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу сакларлар. Чараны Башкортстан Респуликасы Балтач hәм Тәтешле районнары буенча хәрби комиссары Ансар Арсланов батыр ир – егетләр тәрбияләп үстергән ата-аналарга рәхмәт сүзләре җиткерде, булачак солдатларга уңышлар теләде. — Безнең егетләр беркайда да сынатмыйлар, алар hәрвакыт алдынгылар рәтендә. Районыбызның лаеклы гражданнары булып исән-сау туган ягыгызга әйләнеп кайтыгыз, — дип иң изге теләкләрен җиткереп истәлекле бүләкләр тапшырды район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев. Шулай ук чарада Шәвьяды авыл биләмәсе башлыгы Илдар Хаматов, ата - ­аналар исеменнән Салават Сәләховның әнисе Гөлсем Мөбәрәк кызы булачак солдатларга намуслы хезмәт итәргә, әти-әниләренең, якыннарының йөзенә кызыллык китермәскә, исән-имин хезмәт итеп туган якларга кайтырга насыйп булсын дигән изге теләкләрен юлладылар.
Солдат тормышы егетләргә чыныгу, сәламәт яшәү рәвешенә керү, мөтәкыйльлеккә өйрәнү өчен дә зур адым. Эш бирүчеләр hәрвакыт дә гадәттә иң беренче чиратта: "Армия хезмәтендә булдыңмы?" - дип сорый.
Районыбыз горурлыгы булган егетләребезгә яхшы хезмәт итеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Газим Талипов фотолары.
Читайте нас: