Барлык яңалыклар

Кыю егет-безнең горурлык

Богдан авылында матур гомер кичерүче Ләйсән һәм Рәвит Саяповлар гаиләсенә куанычлы хәбәр, уллары Нияз Саяпов хезмәт иткән хәрби часть командованиесеннән Рәхмәт хаты килгән.Дәвамы безнең сайтта:

Богдан авылында матур гомер кичерүче Ләйсән һәм Рәвит Саяповлар гаиләсенә куанычлы хәбәр, уллары Нияз Саяпов хезмәт иткән хәрби часть командованиесеннән Рәхмәт хаты килгән.
—Хөрмәтле Рәвит Фәрит улы һәм Ләйсән Рим кызы! Сезнең сөекле улыгыз рядовой Нияз Сәяпов хәрби бурычын лаеклы һәм намус белән башкара. Ул үзен бары тик яхшы яктан гына танытты, Эшсөяр, һәм намуслы булганы өчен командирлары һәм хезмәттәшләре аны ихтирам итә.Ниязның алдына куелган барлык хәрби бурычларны вакытында һәм югары дәрәҗәдә башкара. Хәрби әзерлек нормативларын үтәүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, спорт белән актив шөгыльләнә.
Часть командованиесе Ватанны лаеклы саклаучы батыр ул тәрбияләп үстергәнегез өчен олы рәхмәтен белдерә. Улыгыз Нияз хезмәт бурычын үтәүдә һәрвакыт үрнәк булыр, дип ышанам, —дигән рәхмәт сүзләре язылган бу хатта.
Ниязның тырышлыгына, уңганлыгына сокланмау мөмкин түгел. Биш балалы гаиләдә иң беренесе булып дөньяга килә ул. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Башкорт Дәүләт университетында “Инженер” һөнәрен үзләштерә. Кыю, батыр егет буларак, Ватан алдында изге бурычын үтәү максатыннан, армия сафларына юллана. Нияз Алкино посёлогында инженер-сапер гаскәрләрендә хезмәт итә. Кечкенәдән техника белән мавыга, тырыш, хезмәт сөючән булып үсә ул.
Ниязның әтисе Рәвит Фәрит улы Штәнде авылында ит җитештерү комплексы җәмгыяте директоры вазифасын башкара. Әнисе— Ләйсән Рим кызы Богдан авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы. Энесе Ильяс Башкорт дәүләт университеты филиалы Бөре колледжында программист һөнәрен үзләштерә. Илгиз 8нче сыйныфта, ә Илгина 5 нче сыйныфта мәктәптә белем алалар. Ә кечкенә сеңлесе Назгөл исә Иске Тимкә авылының “Акбузат” бабалар бакчасында тәрбияләнә. Энеләре һәм сеңелләренең дә олы горурлыгы ул.
Солдатның әти-әнисенә килгән рәхмәт хатында әйтелгәнчә, илебезнең чын сакчысы булган Нияз Саяпов белән без, якташлары да, хаклы рәвештә горурлана алабыз, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын!
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: