Дәүләт Думасына ел ахырына кадәр Русия пенсионерларына ел саен түләү турында тәкъдим кертәчәкләр. Бу хакта Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов сөйләде. Парламентарий күрсәткәнчә, тиешле документның беренче версиясе аның хезмәттәшләре арасында хуплау тапмаган. Әмма закон проекты югары инфляция аркасында көннән-көн актуальләшә бара. «Пенсионерлар кебек аз якланган катлауларның керемнәре бәяләр үсеше темпларыннан артта кала", - дип аңлатты ул.
Чернышов аныклаганча, аның уйлавы буенча «13 нче пенсия» барысы өчен дә бертөрле булачак. Ул Яңа ел алды түләүләрен матди ярдәм буларак карарга тәкъдим итте.