Җил һәм томан турында кисәтүләргә аптырап өйрәнмәгәнбез. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якындагы тәүлектә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, көндез районда кыска вакытлы яңгырлар. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар. Җил көнбатыштан 2-4 м/с, яшен вакытында көчәюе күзәтелә. Төнлә +13,+17°, көндез +16,+23°булачак.
Алдагы бер атна дәвамында яңгыр явуы көтелә. Җырдагыча, килә ява, килә ява бер болыт... Аяз көннәр дә булыр, өметне өзәргә иртә әле.