Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 июль , 08:47

Мари халкы җыенында

25 июльдә Балтач районында хакимиятнең актлар залында мари халкы җыены булды.

Мари халкы җыенында
Мари халкы җыенында

Җыенга Югары Янактай, Көнтүгеш, Түбән Сикияз, Иске Балтач, Шәвьяды, Ялангач авыл биләмәләреннән 32 кеше килгән иде. Җыенны Балтач районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Галимҗанов Эльмар Рәшит улы ачты. «Эрвел марий» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Алексеева Әлфинә Глимьяновна традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау, туган телне укытуны һәм мәдәни чаралар үткәрүне дә кертеп,  оешманың эшчәнлеге турында отчет белән чыкты. Биредә хәзерге вакытта мари халкы алдында торган актуаль мәсьәләләр турында  фикер алыштылар. Xалык санын киметү проблемасын хәл итү, мәктәпләрдә мари телен укыту, календарь-йола бәйрәмнәрен торгызу, Балтач районының изге рощаларын саклау һәм матурлау, мари авылларында тормышны яхшырту сорауларына тукталдылар. Очрашуның төп максаты - 2024 елның 31 октябреннән 2 ноябренә кадәр Йошкар – Олада узачак 12 нче Бөтенрусия мари халкы съездында катнашу өчен район вәкилен сайлау. Җыен нәтиҗәләре буенча Балтач районыннан делегат итеп Түбән Иванай урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Беляева Надежда Аркадьевна сайланды.

   

Мари халкы җыенында
Мари халкы җыенында
Автор:
Читайте нас: