Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 июль , 09:19

Туктаусыз яңгырлар яуганга

Бу районда автомобиль юлы участогында барлык төр транспорт чаралары өчен хәрәкәт туктатылган.

Туктаусыз яңгырлар яуганга
Туктаусыз яңгырлар яуганга

Төбәк Транспорт министрлыгы мәгълүматы буенча, 26 июльдә 7.30сәгатьтән  Әбҗәлил районындагы  Күл совхозның бүлеге — Күсим руднигы гомуми кулланылыштагы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлы участогында барлык төр транспорт чаралары өчен хәрәкәт туктатылган. Чикләүләр яңгырлы ташу рәвешендәге уңайсыз табигый шартларга һәм суларны читкә алып китүне тәэмин итү зарурлыгына бәйле. "Хәрәкәтне туктату тәмамлануның якынча вакыты — ремонт-торгызу эшләре тәмамланганнан соң", - дип хәбәр иттеләр ведомствода. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Башкортстанда яңгырлар аркасында «Юбилейный»карьерының эше туктатылган иде.

"Башинформ"

 

Туктаусыз яңгырлар яуганга
Туктаусыз яңгырлар яуганга
Автор:
Читайте нас: