Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 июль , 17:32

Спортта танылган якташыбыз гаилә корды

2024нче елда Азия беренчелеге чемпионы, танылган  спортчы Розана Кашапова Гаилә елында сөйгәне белән чәчләрен чәчкә бәйләделәр. Олы юлларның башы бу. Изге сәгатьтә!

Спортта танылган якташыбыз гаилә корды
Спортта танылган якташыбыз гаилә корды

Балтач төбәген бөтен дөньяга таныткан якташыбыз гер спорты буенча 2022нче елның дөнья чемпионы, 2023нче елда дөнья чемпионатында көмеш медаль иясе, 2024нче елда Азия беренчелеге чемпионы, танылган  спортчы Розана Кашапова Гаилә елында сөйгәне белән чәчләрен чәчкә бәйләделәр. Аскын районы Матала авылы егете Альберт Әхмәтгалиев кызга тәкъдим ясаган. Җиде ел очрашып йөргән пар алар. Сыналган мәхәббәтләре киләчәктә дә актан-ак булып калсын. Тормыш юлдашы булу үтә җаваплы. Никахны  яшь пар Иске Балтач авылының Үзәк мәчетендә укыттылар. Күркәм йола, гореф-гадәтләрне үтәп Яңа Балтач авылы халкы кызны озатып калды, Аскын районы Матала авылы халкы каршы алып Розананы килен төшерделәр.

Гаилә елында башлы-күзле булган парга озын-озак бәхетле гомер, күп балалар, якты киләчәк телисе килә.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: