Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 июль , 14:03

Бу авылда күптән кеше яшәми, ә очрашулар була

13 июль көнне "Авыл бәйрәме" Яңа Янбай авылында гөрләп узды.

Бу авылда күптән кеше яшәми, ә очрашулар була
Бу авылда күптән кеше яшәми, ә очрашулар була

Игелекле якташларыбыз Гали Сәрвәртдинов туганнары белән авылдашларын Корбан ашына җыйды.Чара изге ният белән башланды- вафат булган якыннарны, туганнарны искә алып алар рухына дога кылдылар.
Сания Сәрвәртдинова пешергән бик тәмле пылаудан халык авыз итте,самавыр чәе белән сыйладыклар.
Халык бергәләп яшьлек җырларын  башкарды. Алмаз Рәҗәпов сузган баянга кушылып җырлаганда килеп туган моңнар тирә-якка, тугайларга таралды.
Бу җылы очрашуны оештырган Гали Карам улы һәм аның гаиләсенә,Нәфисә Әсләм кызына,Фирдәвес Тимерхан улына,Эльмира Фаил кызына һәм аның гаиләсенә җыелганнар рәхмәтле булды.
Алга таба да бу матур традиция дәвам итсә иде. Чөнки ул безне яшьлегебезгә алып кайта, яшәү көче өсти. Авылыбыз урынында куелган истәлек ташын ясатучылар да – шушы игелек ияләре.  

Авыл булмаса да, нигез ташлары элекке ияләрен көтә сыман. Мондый очрашулар киләчәккә өмет өсти кебек.

Автор:
Читайте нас: