Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 июль , 10:04

Хәзерге заман геройлары турында мәгълүмат

Хәтердә саклау, онытмау максатыннан  район Хакимиятенең архив хезмәтендә район халкының локаль сугышларда, кораллы конфликтларда, махсус хәрби операция зонасында катнашуын күрсәтүче документлар җыю игълан ителде.

Хәзерге заман геройлары турында мәгълүмат
Хәзерге заман геройлары турында мәгълүмат

Хөрмәтле балтачлылар! Хәзерге заман геройлары турында тарихи хәтерне саклау максатыннан муниципаль район хакимиятенең архив хезмәтендә район халкының локаль сугышларда, кораллы конфликтларда, махсус хәрби операция зонасында катнашуын күрсәтүче документлар җыю игълан ителде. Фонд коллекциясенә шәхси документлар, хезмәт (һөнәри) эшчәнлеге документлары, фотолар, бүләкләү документлары, истәлекләр, хатлар һәм катнашучыларның башка документлары кертеләчәк. Балтач районы Хакимиятенең архив хезмәте барлык балтачлыларны документлар җыюда актив катнашырга чакыра. Белешмәләр өчен телефон: 8-34753-2-17-11; эл. адресы: [email protected] безнең адрес: Иске Балтач авылы, Совет урамы, 42 (мәгариф бүлеге бинасы).

Батыр якташларыбыз моңа лаеклы. Гаилә әгъзаларының актив рәвештә мөһим эшкә кушылуы сорала.

 

Автор:
Читайте нас: