Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 июль , 10:12

Бриллиант туй—Фәтхетдиновларда

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 8 июльдә Фәтхетдиновларны бриллиант туйлары уңаеннан тәбрикләделәр.

Фәтхетдиновлар гаиләсен "Бриллиант туе" уәаеннан Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә  8 июльдә билгеләп үтелә торган бәйрәмдә котладылар.  Бәйрәм көнендә ромашкадан веноклар үреп, ромашка чәчәк бәйләмнәре һәм февроньки ромашкалар яки гаиләнең башка символлары сурәтләнгән открыткалар бүләк итәләр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы булып ромашка булуы билгеле. Бу көнне Тушкыр авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә  Тушкыр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Мәнәгәз авылыннан   Вәсилә һәм Әдип Фәтхетдиновларны бергә яшәүләренең 60 еллыгы – "Бриллиант туй"лары  белән котладылар. Биләмәсе хакимияте юбилей уңаеннан истәлекле бүләкләр тапшырды, ә мәдәният йорты оештыручы Р. Зарипова һәм З. Гафарова аларны котладылар һәм аларга  җырларын багышладылар. Фәтхетдиновлар гаиләсенә алга таба да бәхетле яшәвен телик. Яшьләргә үрнәк булырлык гаилә соклану хисләре уята.

  

Автор:
Читайте нас: