Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 июнь , 17:11

Булачак табиблар белән очрашу

25 июньдә Балтач үзәк хастаханәсендә «Дәвалау эше» һәм «Педиатрия» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары белән очрашу узды.

Булачак табиблар белән очрашу
Булачак табиблар белән очрашу

Кереш сүз белән учреждениенең баш табибы Гыйльметдинов Салават Фаат улы чыгыш ясады. Ул студентларга хастаханә эшчәнлеге, матди-техник база, хезмәт шартлары, кадрлар ихтыяҗы, яшь белгечләргә ярдәм итү һәм районда «Земский фельдшер» һәм «Земский доктор»программаларының эшләве турында сөйләде.

 Туган якта табиб булып эшләү олы мәртәбә. Хөрмәтле табиб булып эшләргә язсын.

Автор:
Читайте нас: