Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 апрель , 15:38

Бу вакытта кәҗә гөмбәсе-сморчок тәмле ризык...

Кәҗә гөмбәсен ничек ашыйлар? Сморчокның үзенчәлеге бар.

 Югач гөмбәне15 минутлап тозлы суда кайнатып алырга, пакетларга салып, туңдыргычка куярга кирәк.

Кәҗә гөмбәсен кыздырып, пешереп, киптереп ашарга була. Җыеп кайткач табада гөмбә белән суганны кыздырып алып, аннан өстенә йомырка туглап салып та бик тәмле. 

Бәрәңге, токмач, карабодай, дөге янына кыздырып салу отышлы, мичтә каймак эчендә пешерергә була. . Пицца,пироглар өчен дә кәҗә гөмбәсе яхшы.

Менә ашка салу отышлы түгел, хуш исе югала икән. Тозлау һәм маринадлау өчен бармый ул.

Автор:
Читайте нас: