Башкорт төньяк-көнчыгыш авыл хуҗалыгы колледжының юнармиячеләре Бөек Ватан сугышы ветераны Мазһаров Әхнәф Мазһаровичның гаиләсендә булып аны туган көне белән котладылар. Якташы ветеранга 98 яшь тулды. Укучылар ветеранга ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе теләде. Өлкән буын вәкиле Әхнәф Мазһаровичның үсмерләргә әйтер сүзе бар. Укытучы буларак, хатирәләрен яңартты ул.