Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 февраль , 13:41

«Бәби мунчасы йоласы» чарасы узды

Бигелде авылында Гаилә елына багышланган  «Бәби мунчасы йоласы» чара, узды.

«Бәби мунчасы йоласы» чарасы узды
«Бәби мунчасы йоласы» чарасы узды

Һәр мишәр авылында бала туганда үз гореф-гадәтләре һәм традицияләре бар. Бу традицияләрне яңарттык һәм тамашачыларга кендек әбисе бала табучыга мунчада  сабыйны юып алырга ярдәм иткән йоланың бер өлешен күрсәттек. Традиция буенча, бала тапканнан соң беренче көннәрдә Бала табучыга туганнары, күршеләре килә. Кичә туганнары ролендә Түбән Карыш авылыннан кунаклар килде, алар аны котладылар, сәламәтлеге турында белделәр, киңәшләр бирделәр, әнигә һәм балага сыйлар, бүләкләр китерделәр. Түбән карышлылар шулай ук үз авылларының гореф-гадәтләрен үткәргәннәр. Аларда хатын-кызлар күбрәк сыйланган саен, яңа туган баланың әнисе күбрәк сөт алачак дип саналган. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды, анда җырлар, такмаклар һәм бишек җырлары башкарылды.

«Бәби мунчасы йоласы» чарасы узды
«Бәби мунчасы йоласы» чарасы узды
Автор:
Читайте нас: