Ватанны саклаучылар көне алдыннан, "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары беренчеләрдән булып «Хат алышу буенча оныклар»акциясендә катнаштылар. Бу проект Русиянең «Шатлыклы картлык»хәйрия фонды инициативасы белән эшләнә. Ялгыз бабайларга яшь буынның кайгыртуы һәм игътибары һәрвакыт җитми. Бәйрәмнәр алдыннан бу игътибар аеруча күңелне күтәрә. "Хат алышу буенча оныклар" бу волонтерлык программасы, анда катнашучылар бөтен Русия буенча ялгыз кешеләр белән хат алышалар. Котлауларыбыз адресатларга барып, аларга бераз җылылык бирсен, шатлык китерсен иде.