"Ул яңа чыгарылышны төшерүдә зур рәхәтлек белән катнашты. Һәм хәзер без барыбыз да бер яшьлек Эрнесның "Син безнең йортыбызның шатлыгы" дигән кадерле сүзләрне ишетүен бик көтәбез", — дип билгеләп үтте Каринэ Хәбирова. Исегезгә төшерәбез, элегрәк проект «Хәйриячелек» номинациясендә «Көмеш укчы»милли премиясе җиңүчесе булды. Проект ана һәм әти кайгыртуыннан мәхрүм ителгән балаларга яңа ата-аналар табарга ярдәм итә. Проект геройлары балалар йортларында тәрбияләнүчеләр. Дүрт ел эчендә 90нан артык ролик төшерелгән, нәтиҗәдә 55 бала үзен яратучы гаилә тапкан.
Фото: Каринэ Хәбированың социаль челтәрләреннән алынды.