Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 февраль , 17:15

"Сәйләннән бизәнү әйберләре"

18 февральдә Асавка авыл клубында Пушкин картасы кысаларында  "Сәйләннән бизәнү әйберләре" мастер-классы узды.

"Сәйләннән бизәнү әйберләре"
"Сәйләннән бизәнү әйберләре"

Мәдәният хезмәткәре кызларга сәйлән тарихы турында сөйләде. Мастер-класска Асавка мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Карина Арманшина чакырылды, ул сәйләннән үрү буенча оста. Аның коллекциясендә бик күп кызыклы эшләр бар: муенсалар, беләзекләр, алкаларһәм чәчәкләр. Карина кызларга сәйләннән үрү техникасын һәм ысулларын күрсәтте. Чарада катнашучылар сәйләннән үрү,  бизәкләр ясауның берничә ысулын белделәр һәм бу юнәлештә үз осталыкларын камилләштерделәр. Сәйлән белән эшләү зур игътибар һәм чисталык таләп итә, ләкин барысы да бу эшне бик яхшы башкардылар. Чарада балалар үз куллары белән зәвыклы бизәнү әйберләре ясадылар.

 

 

"Сәйләннән бизәнү әйберләре"
"Сәйләннән бизәнү әйберләре"
"Сәйләннән бизәнү әйберләре"
Автор:
Читайте нас: