Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 гыйнвар , 17:19

Уфадагы очрашу нәтиҗәле булыр

«Газпром трансгаз Уфа» ҖЧҖ генераль директоры Шамил Шәрипов белән  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев очрашты. Балтач районын газлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Уфадагы очрашу нәтиҗәле  булыр
Уфадагы очрашу нәтиҗәле булыр

 Бу турыда  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә  хәбәр иткән.

"Бүген Уфада эшлим... Балтач районын газлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Шамил Госмановичка муниципалитетны газлаштыру темпларын тизләтүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт җиткердем.

87% районның торак пунктларын техник газлаштыру дәрәҗәсе, соңгы биш елда 32% ка үсеш бар. Районның 79 торак пунктыннан хәзер 50се газлаштырылган. Соңгы биш елда авыл эчендәге челтәрләр төзелешенә тукталганда  9 торак пункт газлаштырылган, тагын 6 торак пункт 2025 елга кадәр зәңгәр ягулык алачак. Бу Көнтүгуш, Яңа Уразай, Янтимир, Кузәй, Курач һәм Магашлы-Алмантаево авыллары. Түбән Янактай һәм Югары Янактай авылларын газлаштыру буенча тырышып эшлибез.

Шамил Госман улы үзара хезмәттәшлек истәлегенә Балтач районына «Газпром трансгаз Уфа»ҖЧҖнең 70 еллыгына китап һәм истәлекле медаль бүләк итте".

 Тормыш сыйфатын күтәргән өлкә. Бу юнәлеш һәрчак игътибар үзәгендә булды һәм шулай ук калачак. Яхшы хәбәр, уңай эләр барыбызны да көтә, димәк.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: