Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 октябрь 2023, 15:53

“Мин аеклыкны сайлыйм!"

Асавка авыл модель китапханәсендә “Мин аеклыкны сайлыйм! " дигән танып белү әңгәмәсе үткәрелде.

“Мин аеклыкны сайлыйм!"
“Мин аеклыкны сайлыйм!"

Яшүсмерләр алкоголизмын профилактикалау һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Асавка авыл модель китапханәсе яшь укучылар өчен “Мин аеклыкны сайлыйм!" әңгәмәсен үткәрде. Чара алкогольнең балалар һәм яшүсмерләр организмына тәэсире турында сөйләүдән башланды. Балалар кешенең характерында нинди үзгәрешләр һәм аларның баш миенә зыян килүнең кире кайтарылмаслык нәтиҗәләре турында белделәр. Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр: "Аек яшәргә –  хәсрәт белмәскә", "Ышанам – ышанмыйм!" уенында актив катнаштылар. Чара ахырында алынган мәгълүматны тагын бер кат тикшерделәр һәм алкоголь белән дуслык тик авыру, якыннарның газаплары гына китерәчәк һәм эчкән кеше сәламәтлеген югалтачак дигән нәтиҗәгә килделәр.

 Башкаларның язмышларына игътибарлылар белә, хәмерле эчемлек куллану беркемне дә алга илткәне юк.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: