2023 елның 5 сентябрендә—Юл хәрәкәте кагыйдәләренең бердәм көне. Ул көнне "Патриот" командасы, Иске Балтач авылының 2нче урта мәктәбенең яшь юл инспекторларының чыгышлары яхшы булуын искә алу урынлы булыр. Алар Балтач, Аскын һәм Тәтешле районнары балаларының юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча белем бирү-күңел ачу проектында I урынны алдылар. Проектны «Газпром трансгаз Уфа" «Балачак куркынычсыз юлы» ҖЧҖ, Эчке эшләр министрлыгының ЮХXДИ төбәк идарәсе һәм Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә оештырды. "Патриот" командасына киләчәктә зур уңышлар юлдаш булсын. Ә иң мөһиме— юллары һәрчак имин булсын. Теорияне белү гамәлдә дә тик ярдәмгә булсын. Имин юллар кеше өчен һәрчак кирәк.