Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 Май 2023, 11:52

Кояш кыздыра башлады...

Республикада агымдагы атна ахырына кадәр һава торышы эссе торачак.

“Башгидрометүзәк” хәбәре игътибарга лаек. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез +26,+33 градуска кадәр күтәрелә.

26 һәм 27 майда, җомга һәм шимбә көннәрендә, яңгырлар көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез секундына 1-5 метр тизлегендә исәчәк. Термометр баганалары төнлә +10,+15, көндез +26,+30 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Якшәмбе, 28 майда, явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә +22, иртәнге якта +13, көндез +33 градус тәшкил итәчәк.

Киләсе атна башында гына бераз яңгыр явачак. Җәй ае  башланмас борын шундый эссе көннәр булмакчы.

Автор:
Читайте нас: