Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 апрель 2023, 10:56

"Георгий тасмасы" акциясе старт алды

25 апрельдә бөтен ил буенча "Георгий тасмасы" акциясе старт ала.әлеге акциянең тарихы 2005 елда башлана һәм "безнең җиңү"белем бирү һәм тарихи проектының бер өлеше булып тора.

"Георгий тасмасы" акциясе старт алды
"Георгий тасмасы" акциясе старт алды

Акциянең максаты гражданнарның Бөек Җиңү бәйрәменә үз мөнәсәбәтләрен, фронтовик ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәтләрен, горурлык хисләрен һәм Икенче бөтендөнья сугышында Дөнья фашизмына каршы көрәштә һәм Европаны азат итүдә СССР һәм Россиянең гаять зур ролен тануларын билгеләүдән гыйбарәт. Акциянең төп символы Георгий тасмасы." Мин хәтерлим! Мин горурланам" девизы белән үтә.

Ел саен "Романтик" яшүсмерләр клубы тәрбияләнүчеләре һәм волонтерлары "Георгий тасмасы"акциясендә катнашалар. Быел акцияне "Тарих һәм мәгънә"әңгәмәсе белән башларга карар иттеләр. Яшьләр белән эшләү буенча белгечләр Галиев А. һәм Сәгъдиева Г. бу акциянең барлыкка килү тарихы, андагы мәгънәләр һәм тасма кию кагыйдәләре турында сөйләделәр.Яшүсмерләр клубы җитәкчесе Сафутдинова Г. балаларга тасманы ничек дөрес һәм матур итеп бәйләргә һәм киемгә беркетергә кирәклеген күрсәтте. Җиңү көне алдыннан теләгән һәркем волонтерлар кулыннан Георгий тасмасын алып, аны истә тотып һәм горурланып йөртә алачак...

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: