Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 март 2023, 18:25

Балтачта шәхес булып өлгергән галим Вил Гәрәев вафат булган

Профессор (1984), Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1987), Октябрь Революциясе (1982); «Почёт билгесе» (1976) орденнары кавалеры Вил Гәрәев  якты дөньяны калдырды.

Балтачта шәхес булып өлгергән галим Вил Гәрәев вафат булган
Балтачта шәхес булып өлгергән галим Вил Гәрәев вафат булган

Балтачта  үскән галим соңгы көненә кадәр Балтач төбәген үз итте. Иң горурланган исеме "УГАТУның атказанган профессоры" иде аның. Гомуми стажы 46 ел, УГАТУда- 24 ел. Янә «Хезмәт ветераны» медале (1987)белән бүләкләнгән данлыклы якташыбыз.

Техник системалар фәнни-тикшеренү институтының "Пилот" инновацион үзәге(Уфа). Фәнни тикшеренүләре җитештерү һәм финанс өлкәсендә фән икътисады, инновацион эшчәнлек идарәсе проблемаларына багышланган. 210 фәнни хезмәт авторы.  

Заманында УДАТУның укыту эшләре, соңрак фәнни эшчәнлек буенча проректор булып уңышлы эшләгән.

1988-1990 елларда-СССРның халык мәгарифе буенча Дәүләт комитеты Идарәсе начальнигы (Мәскәү). 1991 елдан "Башкортостан" республика инновацион фәнни – технологик паркының генераль директоры.  1993-2004 елларда Мәскәүдә эшли, 1998-2001 елларда и. Г.В. Плеханов исемендәге Русия финанс технологияләре үзәге директоры була.

Игелекле галим Иске Балтач урта мәктәбен, тәүге хезмәт тәҗрибәсе биргән Югары Карыш басуларын( комбайнчы ярдәмчесе) иңләп-буйлап йөрүдән ямь таба иде.

Акыллы кеше, мәгънәле тормыш, зур ачышлар, олы дәрәҗә-аның тормыш баскычлары. Урыны җәннәттә булсын.

 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: