Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 март 2023, 17:20

Альбина Хәйдәршина "Герой ана"исеменә лаек булды

Райондашыбызга бүләкне Русия Президенты Владимир Путин бүген, бәйрәм тантанасында тапшырды.  Альбина Рәиф кызы  бу исемгә Башкортстанда беренче һәм Русиядә  ия булган унынчы кеше.

Альбина Хәйдәршина Балтач районыннан. Ире Винер Флүр улы белән алар - 13 бала әти-әнисе. Бу матур гаилә турында 2022 елның июнендә үзенең социаль челтәрләрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сөйләде.
Хәйдәршиннар өчен «Герой-Ана» бүләге ил Президенты кулыннан алган беренче бүләк түгел. 2014нче елда Владимир Путин күп балалы бу гаиләгә “Ата-ана даны” орденын тапшырган иде.

Бала яраткан, аларны тәрбияләүгә бар булмышын багышлаган гаиләгә бәхет, сәламәтлек,бала игелеге һәм шатлыгы телисе килә. Горурланабыз. Унөч баласы да киләчәктә әти-әнисенең горурлыгы булсын!

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: