Данлыклы якташларыбыз Фәнгать Xәмәт улы Хаҗиев һәм Фәрдүнә Касыйм кызы Касыймова тырыш хезмәтләре өчен медальләр белән билгеләнделәр.
Бу гаилә пары фән өлкәсендә дә югары казанышка ирешеп, фән докторы, республикада театр сәнгатен үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхесләр. Еллар үтү, тәҗрибә туплау белән үрелеп бара. Актив тормыш алып барулары соклануга лаек. Республикада бихисап артист, режиссёрлар әзерләгән якташыбыз Фәрдүнә Касыйм кызы әле дә театр фестивальләре үзәгендә. Туган як белән элемтәне өзми, Балтач ягы өчен җан атып яшәгән олы дәрәҗәле якташларыбыз биографиясендә мөһим вакыйга булды. Фәнгать Xәмәт улы Хаҗиев һәм Фәрдүнә Касыйм кызы Касыймова "Татар халкына күрсәткән хезмәтләр өчен" "Бөтендөнья татар конгрессы" Халыкара Берлеге медале белән бүләкләнделәр.
Туган як ватанпәрвәрләрен бу олы бүләк уңаеннан котлыйбыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез.