Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 июнь 2021, 06:20

Балтачта район Сабантуе мәйданында ярминкә гөрләде

Балтачта үткән район Сабантуе, көн явымлы булуга карамастан, күңелле дә, истә калырлык мизгелләргә бай булды.

Балтачта үткән район Сабантуе, көн явымлы булуга карамастан, күңелле дә, истә калырлык мизгелләргә бай булды.
Мәйданда ярминкә гөрләде. Районда яшәгән һәм чит төбәкләрдән килгән эшкуарлар сатып алучыларга киң ассортиментта халык куллану товарлары, үсентеләр, сувенирлар, азык-төлек, кыздырылган ит (шашлык) һәм башка кирәк-ярак тәкъдим итте.
Балтачлылар, бәйрәмгә кайткан кунаклар сәүдә рәтләреннән үтеп, үзләренә кирәк товарны, кирәк әйберне сатып ала алды.
Автор фотолары
Читайте нас: